Өлкәннәр белән эшләүдә уен терапиясе

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид булган аз хәрәкәтчән гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Инга Шәрипова тәрбияләнүчесенә лото уйнарга тәкъдим итте. Мондый чараларның максаты – аралашу күнекмәләрен, игътибарлылыкны үстерү.

Өйдә социаль хезмәтләр алучылар өстәл уеннарының файдасын билгеләп үтәләр – аларның кәефләре һәм хәтере яхшыра. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай эмоцияләр алып, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International