Ашыгыч ярдәм бүлеге балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен ишекләрен ачты

2023 елның 25 июле, сишәмбе

21 июльдә «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә экскурсия оештырдылар.

Экскурсия диспетчер бүлмәсеннән башланды. Ашыгыч ярдәмнең өлкән фельдшеры Ландыш Минһаҗева балаларга биредә яшәүчеләрдән шалтыратулар кабул итүләре һәм ашыгыч ярдәм бригадаларына юллама бирүләре турында сөйләде. Балалар табиблар һәм фельдшерларның ничек эшләвен белделәр.

Балаларда иң зур кызыксынуны ашыгыч ярдәм машинасы уятты. Машина эчендә балалар кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итүче заманча җиһазларны карадылар.

Чарада 9 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International