Буа интернат-йорты карамагындагылар сәламәтләндерү йөрешенә чыктылар

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җирле пенсионерлар иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтерлары белән берлектә сәламәтләндерү дәресе үткәрделәр.

Волонтерлар хәрәкәте рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова өлкәннәр өчен саф һавада Скандинавия йөреше буенча дәрес оештырды.

«Физик активлык олы яшьтәге кешеләргә биккирәк. Аерым мускул төркемнәрен күнектерүгә юнәлтелгән дөрес сайланган физик күнегүләр гомумән бөтен организмга уңай йогынты ясый, ә саф һава күнегүләрдән тагын да күбрәк файда һәм шатлык китерә», – ди Җәүһәрия Хөснетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International