27 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган чаралар уздырылды.
Атна буе реабилитантлар үзәк хезмәткәрләре белән бергә акция символлары ясадылар – ак кәгазьдән фәрештә-күгәрченнәр, кораблар, ак шарлар кабарттылар. Аннары Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында мемориаль комплекста булдылар. Анда һәлак булган сабыйларны һәм яшүсмерләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, акция символларын куйдылар.
Мондый чаралар шәфкатьлелек хисе формалаштыруга ярдәм итә, кеше кайгысын уртаклашырга өйрәтә.