26 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена чакырдылар.
Музей хезмәткәрләре балалар өчен танып белү һәм иҗади чара оештырды. Балаларга Ушков плиткасының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Мозаика техникасында Ушков плиткасы ясау буенча мастер-класс чарада катнашучыларның барысына да аеруча ошады. Һәркем эш барышында тырышлык күрсәтте. Ахырда балаларны тәмле чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Туган якны өйрәнү музееннан соң балалар «Ушков утраулары» паркында йөрделәр.