26 июльдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең җиде оешмасы катнашты.
Дәгъвачыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: өлкән полиция хезмәткәре, полиция шоферы, термист, МСР слесаре, фрезерлаучы, инженер-технолог, токарь, әйберләр җыючы, транспортлаучы, администратор, аппаратчы, электромонтер, цех механигы, икътисадчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, бүлек начальнигы, тракторчы, җыештыручы, слесарь-ремонтчы, пресслаучы, ремонт буенча мастер, машинист, моторист, компрессор җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь, техник, инженер, насос җайланмалары машинисты һ. б.
Вакансияләр ярминкәсенә 145 кеше килде. Алар барысы да вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. 16 кеше эшкә юллама алды.