Яшүсмерләр арасында эчкечелекне профилактикалау

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече яшүсмерләр белән планлы профилактик эш алып бара. 10 августта «Яшүсмерләрдә бәйлелек» темасына сораштыру үткәрелде. Шулай ук катнашучыларга буклетлар таратылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарга алкогольнең кешенең психик һәм әхлакый формалашуына зыянлы йогынтысы турында тирәнрәк аңлату.

Шулай ук 9 августта комплекслы үзәкнең Телеграм-каналында 1972 елда төшерелгән «Исерек чияләр» («Пьяные вишни») мультфильмы урнаштырылды. Аны 27 кеше карады.

Мондый эш балигъ булмаганнарның дөньяга карашларына уңай тәэсир итә, һәрнәрсәдә аңлы сайлау ясарга көч бирә, үз-үзләренә хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International