Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Гарденотерапия» технологиясе өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүдә хезмәт буенча инструктор тарафыннан уңышлы кулланыла.
Мәсәлән, хезмәт буенча инструктор Гөлгенә Низамова гарденотерапия ысулларын куллана, бу технология булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга, үзләрендә яңа мөмкинлекләр һәм шәхси ресурслар ачарга, шуның ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Чираттагы дәрес 9 августта узды. Комплекслы үзәкнең хезмәт буенча инструкторы социаль-тернәкләндерү бүлеге участогында эш оештырды.