Әлмәттә гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

8 августта «Нур» психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында «Умиление» гаиләне, аналыкны һәм балалыкны яклау үзәге» АКБО белгече катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара Татарстан Республикасында халыкның репродуктив сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән чараларның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре катнашты. Районның аналыкка һәм балаларга карата социаль сәясәте, гаилә тәрбиясе, дини оешмаларның халыкта әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча эшчәнлеге, иртә йөклелек, аборт һәм аның зыяны кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар юнәлешләре буенча мәгълүмат бирделәр, тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаштылар, алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International