10–11 августта Казанда «100 % Татарстан. Сәламәтлек формуласы» онлайн форумы уза. Ул сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган һәм үз мәйданчыгында бизнес вәкилләрен, экспертлар берләшмәсен һәм халыкны, шулай ук республиканың профильле дәүләт хакимияте органнарын берләштерә.
Форум кысаларында бүген «Минем сайлау – сәламәтлек» дигән пленар дискуссия узды. Чараның модераторы Россия спортчысы Ирина Слуцкая иде.
Пленар дискуссиядә тармак министрлыклары вәкилләре, күренекле сәнгать эшлеклеләре, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә экспертлар катнашты. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде. Министр «Актив озын гомерлелек» программасына аерым тукталды, ул сәламәтләндерү, социаль һәм иҗади проектларга җәлеп итү юлы белән өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту өчен өстәмә шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ук Эльмира Зарипова актив пенсионерлар өчен «Жизнелюб» проекты турында сөйләде, ул Казанда 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Пленар дискуссиядә спикер сыйфатында Вадут Хәким улы Хәкимов та чыгыш ясады. Шушы көннәрдә, 3 августта, ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Вадут Хәким улы хәрби авиация техник училищесын тәмамлаган. Аның гомуми хәрби стажы 30 елдан артык. Вадут Хәким улы дары заводында, «РЖД – Медицина» клиник хастаханәсендә эшлouoy. Тормыш иптәше белән алар 67 ел бергә, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бүген Вадут Хәким улы актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә, «Россия ветераннар берлеге» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып тора.