10 августта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен ачарга теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының быелга өченче утырышы узды.
Экспертлар советы әгъзаларына эшсез гражданнарның хайваннар өчен кием тегү, төзелеш хезмәтләре күрсәтү, смета документларын төзү, сайтларны администрацияләү, теплица хуҗалыгы буенча биш бизнес-планы тәкъдим ителде.
Экспертлар советы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, потенциаль эшмәкәрләр ничек акча эшләргә һәм финанс ярдәмен нәрсәгә сарыф итәргә җыенулары турында сөйләделәр.
Экспертлар советы әгъзаларының югары бәясен өч бизнес-план гына алды. Проектлары уңай бәяләнгән гражданнар белән эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга субсидия бирү турында килешүләр төзелде.