Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә «Скандинавия йөреше» технологиясе уңышлы кулланыла. Ул гражданнарның физик активлыгын арттырырга ярдәм итә.
Бүген, 10 августта, сәламәтлекне ныгыту буенча чираттагы дәрес булып узды. Скандинавия йөреше һәм ачык һавада йөрү борчылуны киметә, организмны кислород белән тәэмин итәргә, йокыны нормальләштерергә ярдәм итә, шуңа күрә социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын яхшырта.
Йөрүдән кайткач, социаль хезмәтләр алучылар өчен фитобарда чәй эчү оештырылды. Мондый чаралардан катнашучылар яхшы кәеф һәм көн дәвамына җитәрлек бик күп уңай эмоцияләр ала.