Студент-волонтерларның элеккеге кураторы Алабуга интернат-йортында булды

2023 елның 11 августы, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «ЭкоДОС» волонтерлар отрядының элеккеге кураторы Фәридә Ибраһимованың иҗат кичәсе узды.

Берничә ел Фәридә Ибраһимова бу волонтерлар отрядының кураторы була һәм үз студентлары белән бергә еш кына чаралар белән интернат-йортка килә. Институтны тәмамлагач, ул Мамадышка кайтып китә, хәзер анда мәктәптә укытучы булып эшли. Ул бик талантлы кеше, TMTV телеканалының «Яңа йолдыз» телевизион вокаль конкурсының өченче сезоны финалында җиңүче.

Берничә елдан соң күптән көтелгән очрашу узды. Фәридә Ибраһимова өлкән яшьтәге кешеләрне рус һәм татар телләрендәге җырлары белән сөендерде, бергәләп табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар, биеделәр.

Яңа очрашулар планлаштырыла, әмма инде яшь һәм талантлы укытучының укучылары белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International