«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарда деменцияне ачыклауга һәм профилактикалауга юнәлдерелгән программа гамәлгә ашырыла.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында джут җепләреннән язу кирәк-яраклары өчен савыт ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымчы көз эзләре буенча» проекты старт алды. Учреждение белгечләре табигатьтә дәресләр циклын дәвам итәләр, алар балаларга күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үстерергә ярдәм итә, табигатьтә матурлыкны күрергә һәм барлык тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында, чираттагы практик чара узды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, «Шурӑ хурӑн» («Ак каен») ансамбле һәм «көмеш» волонтерлар социаль хезмәтләр алучының өенә килеп киттеләр.
Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре деменцияне кисәтү айлыгы кысаларында берничә чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
25 сентябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә көнчыгыш мәдәнияте көне узды. Чарага Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты өлкән укытучысы Елена Нестеренко чакырылган иде.
«Һөнәрләр илендә» түгәрәк эшчәнлеге дәресендә Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Ничек дөрес сайлау ясарга» дигән диспутта катнаштылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көзге чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Учреждение белгече чарада катнашучыларга тукымадан чәчәк ясарга тәкъдим итте. Эшләнмә кием декоры яки интерьер элементы булырга мөмкин.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә медицина-педагогик консилиум узды, аның кысаларында белгечләр тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерүнең чираттагы курсы буенча индивидуаль маршрутлар төзеделәр. Бүлек мөдирләре тернәкләнүгә кергән балаларның нозологик үзенчәлекләрендәге иң катлаулы очракларга игътибар иттеләр.