«Ышаныч» үзәгендә «Тылсымчы көз эзләре буенча» проекты старт алды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымчы көз эзләре буенча» проекты старт алды. Учреждение белгечләре табигатьтә дәресләр циклын дәвам итәләр, алар балаларга күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үстерергә ярдәм итә, табигатьтә матурлыкны күрергә һәм барлык тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә.

Мондый дәресләрдә балалар көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр булуын, бакчалардан нинди яшелчә һәм җиләк-җимеш җыярга мөмкинлеген беләләр. Кызыклы һәм танып белү чаралары кечкенә социаль хезмәтләр алучыларга бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International