Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында, чираттагы практик чара узды. Ул тукымадан көнкүреш әйберләре тегү, шулай ук электр тегү машинасы белән эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Дәрес башында куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Практикада социаль хезмәтләр алучылар кул белән яулык кырыйларын бөкләп, аларны тегү машинасында тектеләр.
Чарада катнашучылар яшәү өчен кирәкле күнекмәләр алдылар. Шулай ук аларга Интернеттагы мәгълүмати куркынычсызлык буенча буклетлар таратылды.