Социаль хезмәтләр алучының өендә чуаш мәдәнияте көне

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, «Шурӑ хурӑн» («Ак каен») ансамбле һәм «көмеш» волонтерлар социаль хезмәтләр алучының өенә килеп киттеләр.

Кунаклар һәм йорт хуҗабикәсе гармун аккомпанементы астында чуаш халык җырларын җырладылар, күңелле һәм дәртле итеп биеделәр. Чуаш телендә шигырьләр дә яңгырады. Чарада катнашучылар чуаш халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.

Очрашу традицион чуаш ризыклары белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International