Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында джут җепләреннән язу кирәк-яраклары өчен савыт ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара барышында балалар кайнар клей, энәләр, кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Мастер-класста катнашучыларга картон стаканны джут җеп белән бизәргә тәкъдим иттеләр. Бераз фантазия һәм тырышлык, һәм гади стакан оригиналь әйбергә әйләнде. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.