Казанның күрү буенча инвалидлары көнчыгыш мәдәнияте белән таныштылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

25 сентябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә көнчыгыш мәдәнияте көне узды. Чарага Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты өлкән укытучысы Елена Нестеренко чакырылган иде.

Чара башында кунак социаль хезмәтләр алучыларга Кытай һәм Япония тарихындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Аннары викторина уздырдылар – очрашуда катнашучылар бу илләргә багышланган сорауларга җавап бирделәр.

Очрашу традицион япон ризыгы – онигири әзерләү буенча мастер-класс белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International