«Бу безнең гаиләбезгә хас» («Это у нас семейное») конкурсында катнашучыларны теркәү дәвам итә. Гаризалар этосемейное.рф (https://family.rsv.ru/) сайтында кабул ителә. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының яңа проектына командага берләшеп, теләсә кайсы гаилә кушыла ала. Конкурска йомгак киләсе елда ясалачак. Җиңүче гаиләләр торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алачак һәм Россия буенча зур сәяхәткә чыга алачак. Моннан тыш, катнашучылар өчен партнерлардан күп бүләкләр каралган.
Аралашу – һәр кешенең иң мөһим ихтыяҗларының берсе. Әмма кайбер шартлар яки авырулар аркасында кайбер кешеләр сөйләшә һәм аралаша алмыйлар. Бу проблеманы чишү өчен альтернатив аралашу ысуллары кулланыла.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова социаль хезмәтләр алучылар белән сабын куыклары ярдәмендә сулыш гимнастикасы үткәрде. Мондый гимнастиканың максатлары – көчле җайлы сулыш алуны үстерү, ирен мускулларын активлаштыру, организмны кислород белән тулыландыру.
Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты мәйданчыгында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды проекты гамәлгә ашырыла башлады, ул Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Галина Семеновна өчен Машина төзүчеләр көне – төп бәйрәмнәрнең берсе.
26 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр белән чираттагы дәрес булды. Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
26 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз белемең белән уртаклаш» IV Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте»нең Тәтеш районындагы җирле советы рәисе Елена Борисова белән очрашу узды.
Бу көннәрдә Сочида Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы уза. 26 сентябрьдә чара кысаларында XII Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков котлады.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында хәбәрдарлык ае кысаларында деменция турында мәгълүмати листовкалар, буклетлар һәм брошюралар эшләнде һәм таратылды, мәгълүмати стенд ясалды, социаль челтәрләрдәге учреждение битләрендә видеороликлар урнаштырыла.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Җылы йорт» хәйрия акциясе кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәненә көзге-кышкы чорга әзерләнүдә ярдәм итте.