«Һөнәрләр илендә» түгәрәк эшчәнлеге дәресендә Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Ничек дөрес сайлау ясарга» дигән диспутта катнаштылар.
Алдагы дәресләрдә алган белемнәрен актуальләштерү максатыннан, кызлар профессор Евгений Климов күзлегеннән кешенең һөнәри эшчәнлегенең төп төрләрен һәм «Телим! Булдыра алам! Кирәк!» һөнәр сайлау формуласын искә төшерделәр. Шулай ук алар анкета уздылар, бирелгән тема буенча актив фикер алыштылар.
«Чараның максаты – яшүсмерләрне һөнәр сайлауга, хезмәт базарында актив позициягә, үз тормышларында максатларны һәм өстенлекләрне билгеләүгә, үз-үзеңне танып белүгә һәм үстерүгә этәрү», – дип билгеләп үтә төркем тәрбиячесе Галия Зайцева.