Минзәләдә өлкәннәр белән эшләүдә деменция турында социаль проект мөмкинлекләрен кулланалар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре деменцияне кисәтү айлыгы кысаларында берничә чара оештырдылар һәм үткәрделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, потенциаль клиентлар өчен «Деменцияне профилактикалау» мәгълүмати стенды әзерләнде. Анда деменция төшенчәләре, авыруның гомуми билгеләре һәм симптомнары, шулай ук хәтерне һәм фикерләү эшчәнлеген саклау өчен берничә күнегү чагылдырылган.

Социаль эш буенча белгеч Гөлнара Титова өй бүлеге социаль хезмәткәрләре белән методик сәгатьләр оештырды һәм үткәрде. Деменцияне профилактикалау һәм деменция белән авыручы гражданнар белән эшләү темаларын яктырттылар. Белгеч хезмәттәшләрен memini.ru сайтыннан файдаланырга өйрәтте.

Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар һәм инвалидлар белән деменция турында memini.ru социаль проекты тәкъдимнәренә нигезләнгән күнегүләр үткәрәләр. Чараларда инде 79 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International