Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көзге чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Учреждение белгече чарада катнашучыларга тукымадан чәчәк ясарга тәкъдим итте. Эшләнмә кием декоры яки интерьер элементы булырга мөмкин.
Эш барышында катнашучылар бер-берсенә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чәчәк ясау, шулай ук тукыма белән эшләү вак моторика, психик процесслар үсешенә ярдәм итә, иҗади активлыкка этәрә.
Чарада биш кеше катнашты.