Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында хәбәрдарлык ае кысаларында деменция турында мәгълүмати листовкалар, буклетлар һәм брошюралар эшләнде һәм таратылды, мәгълүмати стенд ясалды, социаль челтәрләрдәге учреждение битләрендә видеороликлар урнаштырыла.
Социаль хезмәтләр алучыларның туганнары өчен өйдә ай дәвамында Карау мәктәбендә индивидуаль консультация дәресләре үткәрелә. Дәресләрнең максаты – өлкән яшьтәге кешенең якын туганнарын карау, когнитив күнегүләр нигезләренә, деменция барлыкка килүен профилактикалау алымнарына һәм ысулларына өйрәтү. Белгечләр авыруның үсеш билгеләре, куркыныч факторлары турында сөйлиләр, күнегүләргә өйрәтәләр, когнитив күнегүләрне үзләре үткәрә башларга ярдәм итәләр.
Социаль хезмәт алучылар һәм аларның якыннары фикеренчә, мондый күнегүләр алар өчен бик файдалы. Психик сәламәтлек өчен ачык файдадан тыш, бу шулай ук якын кешеләрнең кыйммәтле аралашу минутлары да.