«Бу безнең гаиләбезгә хас» («Это у нас семейное») конкурсында катнашучыларны теркәү дәвам итә. Гаризалар этосемейное.рф (https://family.rsv.ru/) сайтында кабул ителә. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының яңа проектына командага берләшеп, теләсә кайсы гаилә кушыла ала. Конкурска йомгак киләсе елда ясалачак. Җиңүче гаиләләр торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алачак һәм Россия буенча зур сәяхәткә чыга алачак. Моннан тыш, катнашучылар өчен партнерлардан күп бүләкләр каралган.
Конкурсның төп максаты – уртак эшләр аша гаилә эчендәге һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, актив тормыш позициясе булган, һәрьяклап үсештә кызыксынучы гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, гаилә традицияләрен торгызу.
«Бу безнең гаиләбезгә хас» конкурсында катнашучыларны теркәү 2023 елның 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Анда дүрт һәм аннан да күбрәк туганнардан торган командалар катнаша ала, алар арасында ким дигәндә өч буын вәкилләре булырга тиеш.
Конкурс берничә этаптан тора, шул исәптән дистанцион этап һәм округ ярымфиналы. Ул 2024 елның җәендә Мәскәүдә зур финал белән тәмамланачак, анда бөтен илдән 300 гаилә җыелачак.