«Тәтеш балкышы» үзәгенең көндезге тору төркеменнән яшьләр өчен иҗади дәрес үткәрделәр

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр белән чираттагы дәрес булды. Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Көзнең якты төсләрен озакка истә калдыру өчен, кышкы салкын кичләрдә алар үз матурлыгы белән җылытсын өчен, «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге белгече Ләйлә Миңнуллина егетләрне һәм кызларны төрле төстәге көзге яфраклардан композицияләр ясарга өйрәтте. Дәрес табигый материал белән эшләү күнекмәләрен, күзаллауны тәрбияләүгә, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү осталыгына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International