Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова социаль хезмәтләр алучылар белән сабын куыклары ярдәмендә сулыш гимнастикасы үткәрде. Мондый гимнастиканың максатлары – көчле җайлы сулыш алуны үстерү, ирен мускулларын активлаштыру, организмны кислород белән тулыландыру.
«Өлкәннәр өчен мондый гимнастика нәтиҗәле генә түгел, ә бик уңайлы да, чөнки аны башкару җиңел», – ди психолог. Дәресләрдән соң өлкәннәрнең эмоциональ хәле яхшыра, чөнки сабын куыклары белән шөгыльләнү файдалы гына түгел, ә күңелле дә.