Сочида социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Сочида Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы уза. 26 сентябрьдә чара кысаларында XII Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков котлады.

Министр билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурска 3 120 эш тәкъдим ителгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Финалга 87 төбәктән 774 катнашучы чыккан. Россиянең 34 субъектыннан иң яхшы 55 номинант җиңүче дип танылды.

Эксперт комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның федераль этабы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Юлия Драничникова «туганнарча карауны хуплауның иң яхшы практикасы» номинациясендә 1 урынны яулады.

«Инвалидларны социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча иң яхшы практика» номинациясендә «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ольга Гончарова 3 урынны алды.

Казандагы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова «Ел уңышы» (социаль хезмәт күрсәтүне оештыруның иң яхшы җитәкчесе)» махсус номинациясендә 2 урынга лаек булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм җиңүчеләрне котлый.

Фото чыганагы: Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International