26 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз белемең белән уртаклаш» IV Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте»нең Тәтеш районындагы җирле советы рәисе Елена Борисова белән очрашу узды.
Очрашу барышында кунак районда хәрәкәтнең ничек үсүе, аны нинди перспективалар көтүе, киләчәктә «Беренчеләр хәрәкәте» заманча үрнәктәге массакүләм балалар оешмасы булырга тиешлеге турында сөйләде. Лекор балалар һәм яшьләр катнаша ала торган төрле акцияләрне, чараларны, активлыкларны игълан итте, балалар инициативаларын тормышка ашыру өчен илебездә булган мөмкинлекләр турында сөйләде.