Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ихлас йөрәктән» дигән бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм барышында балалар әби-бабайлары турында яратып сөйләделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, аеруча тамашачыларга «Кемнең әбие яхшырак» дигән күренеш ошады. Сюрпризсыз да булмады: балаларга кунакка убырлы карчык килде һәм уеннарда катнашты.
Чараның максатлары гаиләләрдә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү иде.