Биектау районында өлкән яшьтәге кешеләр бүләк итеп азык-төлек җыелмалары алдылар. «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә хезмәт алучы биш социаль хезмәт алучыга хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Олы яшьтәгеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне уңаеннан волонтер Дарья сөендерергә булды. Аннан азык-төлек җыелмаларын балалары һәм оныклары хәзер махсус хәрби операция зонасында булган өлкән яшьтәге кешеләр алды. Өлкәннәргә улларын һәм оныкларын лаеклы тәрбияләгәннәре, хәрби бурычларын үтәгәндә туганнары күрсәткән батырлыклар һәм фидакарьлекләр өчен рәхмәт белдерделәр.