Тәтеш интернат-йортына волонтерлар килде

2023 елның 6 октябре, җомга

«Картларны кочаклап» волонтерлык проекты кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Казаннан кунаклар килде. Традиция буенча волонтерлар Аэлита һәм Амелия Шәйхетдиновлар социаль хезмәтләр алучыларны котларга һәм бүләкләр тапшырырга килделәр. Һәр бүләк пакетына Казанның 85 нче мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары ясаган открыткалар салынган иде.

Олы яшьтәгеләргә котлау сүзләре яңгырады, Амелия флейтада уйнады. Социаль хезмәтләр алучы Андрей Голованов барлык яшәүчеләр исеменнән волонтерларга өлкәннәргә карата күрсәткән игелекләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның игелекле эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International