4 октябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Сергей Мерясев, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлназ Исакиева, «Содействие» үзәге КБО директоры Полина Петрова, социаль эш буенча белгечләр катнашты.
Очрашу барышында шәһәрдә һәм районда озак вакыт карау системасы чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Гөлназ Исакиева учреждениенең 9 айлык эш йомгаклары, өйдә карау хезмәтен гамәлгә ашыруның ирешелгән нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе, «Актив озын гомерлелек» проекты, «Өйдә шифаханә» технологиясе, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты турында сөйләде.
Полина Петрова докладыннан катнашучылар КБО күрсәткән «Сиделка» хезмәте, шулай ук күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә үз ишекләрен ачкан «Ярдәм» пансионаты турында белделәр.
Оксана Исаева психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты эшен яктыртты, интернат-йортның нинди хезмәтләр күрсәтүе, анда кем ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуы һәм социаль хезмәтләр алу өчен нинди документлар күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча диспансерлаштыру буенча куелган күрсәткечләргә ирешү һәм озак вакыт карау хезмәте алучыларга өйдә медицина патронажын гамәлгә ашыру буенча тыгыз хезмәттәшлек өчен «юл картасы»н раслау турында карар кабул ителде. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында ведомствоара хезмәттәшлек системасының мөһимлеге билгеләп үтелде.