Татарстанның Биектау районында яшәүче Зинаида Константинова октябрьдә үзенең йөз яшен билгеләп үтәчәк. Өлкәннәр декадасында әби янына «Биектау ТВ» төркеме килде. Кунакларга Зинаида Константинова үзенең тормышы, сугыш елларында тылда ничек эшләве, окоплар казуы турында сөйләде.
Бүген Зинаида Константиновага «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Эльмира Илькевич ярдәм итә. Олы яшьтәге әби өчен ул үз кызы кебек якын.
Видеосюжетны сылтама буенча карарга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/9142899.htm.