Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр бәйрәм концертын карадылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен 2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Интернат-йортта бу бәйрәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул өлкән буынга Ватан өчен хезмәтләре, үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә.

Чараны учреждение директоры Наталья Елхова ачты. Район администрациясе исеменнән социаль хезмәтләр алучыларны социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасары Нэля Бикеева котлады.

Концерт программасы белән район мәдәният сарае белгечләре чыгыш ясады. Алар «Яхшы кәеф» концерт программасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International