Арчаның «Шәфкать үзәгендә» милли бизәк ясадылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла. Мондый технологияләрнең берсе – кул эше.

Шушы көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар татар милли күкрәкчәләре ясадылар. Дәрестә катнашучылар иҗат белән шөгыльләнеп һәм татар көйләрен тыңлап, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Чара шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International