ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Искиткеч сигезлек» командасы «Үз биеклегеңә мен. Төбәкләр берлеге» федераль интеллектуаль проектында катнашачак.

Узган шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты.

Президент грантлары фонды ярдәме белән 15 октябрьдә Казанда Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәге ачылды. Ул Гимнастика һәм спорт академиясе филиалы базасында эшләячәк.

Көзнең соңгы кояшлы көннәрендә Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр балалар белән бергә учреждение территориясендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру.

Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә вакытлыча тору төркеме өчен чыгарылыш кичәсе булды.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Мин – әни. Иртә үсеш өчен үсеш мохитен оештыру» социаль проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында эшче төркемнең йомгаклау утырышы узды. Проект «Татнефть» хәйрия фонды гранты иясе. Эш барышында бюджетны үзләштерү буенча нәтиҗәләр ясалды, максатчан төркем белән эшчәнлек нәтиҗәләре анализланды.

1970 елның 15 октябрендә беренче тапкыр Халыкара ак кул таягы көне билгеләп үтелә. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Ак кул таягы көнен үткәрүгә 1987 елда кушыла.


14
октябрь, 2023 ел
шимбә

Иртәгә, 15 октябрьдә, республика башкаласында Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәген ачу тантанасы була. Чараны оештыручы – Гимнастика һәм спорт академиясе директоры, «Виктори благо» хәйрия фонды җитәкчесе, VFC спорт кампаниясенә нигез салучы, спорт мастеры Алинә Лабутина.


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Гаилә бәйрәме Россия Президенты Владимир Путин указы буенча беренче тапкыр 2021 елда билгеләп үтелде. Бу дата гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, бала тормышында аталыкның әһәмиятен арттырырга тиеш.

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре Әтиләр көненә «Парк ретриты» технологиясе буенча чара уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International