Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Natural Advance» тегү фабрикасына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә катнаштылар. Чара «Ансар» проектын һәм «Һөнәр сайлауга юл» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
«Абилимпикс» төбәк чемпионаты мәйданчыкларының берсе – Евгений Никифорович Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжы, анда 15 майда ярышларның ачык республика этабы узды. Ачылу тантанасында катнашучылар, студентлар, экспертлар һәм волонтерлар катнашты.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бик күп кызыклы чаралар һәм очрашулар уздырылды.
15–19 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю. Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры уза. Турнирда дөньяның 11 иленнән аш-су осталары командалары катнаша: Әзербайҗан, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Россия, Сенегал, Тунис һәм Үзбәкстан.
14 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Транспорт» дәресләре кысаларында көндезге тору төркеме өчен «Шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү» уен-практикумын үткәрделәр. Чараның максаты – юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге шәһәрнең төрле социаль, медицина, мәгариф учреждениеләре, шулай ук волонтерлык оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Бу социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын һәм коммуникатив статусын киңәйтергә, аларның тернәкләндерү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» түгәрәгенең чираттагы дәресе гадәти булмаган булып чыкты. Халыкара гаилә көненә багышланган чара кысаларында Долгихлар гаиләсе яраткан пироглары – ватрушка әзерләү рецепты белән уртаклашырга булдылар.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең тормышында спорт һәм гаилә зур роль уйный, аларга актив һәм сәламәт булып калырга ярдәм итә. Гаилә спорт чараларында катнашу күңелле вакыт үткәрү генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләрнең физик һәм психик халәтен саклап калу ысулы да.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бүген тәрбияче Ксения Хваткова 87 яшьлек Зоя Коронская белән дәрес үткәрде.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Ел символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы уты тора. Аны гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә тантаналы рәвештә кабыздылар.