Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бүген тәрбияче Ксения Хваткова 87 яшьлек Зоя Коронская белән дәрес үткәрде. Кулларның вак моторикасын, фикерләү активлыгын оптималь үстерү өчен ул төрле төстәге һәм фактуралы әйберләр, шул исәптән хайван фигуралары, төрле төстәге муенсалар кулланды.
Ком терапиясе белән шөгыльләнү өлкәннәрнең һәм инвалидларның когнитив функцияләрен торгызырга ярдәм итә, организмның эчке үз-үзен дәвалау мөмкинлекләрен активлаштыра.