2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Ел символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы уты тора. Аны гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә тантаналы рәвештә кабыздылар.
14 майда «Россия йөрәге» утлы капсуласы Татарстан Республикасының Сарман районына килеп җитте. Минзәлә районыннан аны күпбалалы Марат һәм Раушания Вәлиевлар гаиләсе алып кайтты.
Гаилә учагын кабул итү тантаналы шартларда, районның актив гаиләләре катнашында узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин чарада катнашучыларны сәламләде, яшьләр өчен үрнәк булган гаиләләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Шулай ук Фәрит Хөснуллин катнашучыларны Халыкара гаилә көне белән котлады, мәхәббәт, татулык, бәхет теләде.
Гаилә учагы капсуласы бу атнада Сарман районында булачак. Аның белән теләгән һәркем фотога төшә ала. 20 майда эстафета Әлмәт районына тапшырылачак.