Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» түгәрәгенең чираттагы дәресе гадәти булмаган булып чыкты. Халыкара гаилә көненә багышланган чара кысаларында Долгихлар гаиләсе яраткан пироглары – ватрушка әзерләү рецепты белән уртаклашырга булдылар.
Федая Долгих камыр ясады, Владимир пирог эчлеге әзерләде. Гаилә парына хезмәт буенча инструктор Наталья Котова һәм тәрбияче Ксения Хваткова ярдәм итте.
«Долгихлар гаиләсен без бик кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Федая һәм Владимир – эчке «көмеш» волонтерлар, безнең барлык эшләрдә ярдәмчеләребез, баш бакчачылар», – дип сөйли Наталья Котова.
Сүз уңаеннан, киләсе елда Долгихлар гаиләсе алтын туйлпрын билгеләп үтәчәк.
