Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Natural Advance» тегү фабрикасына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә катнаштылар. Чара «Ансар» проектын һәм «Һөнәр сайлауга юл» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Балаларга фабриканың төрле цехларында һәм кабинетларында эшләүче төрле һөнәр вәкилләре турында бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр. Балаларга җиһазлар белән эшләрне күрсәттеләр һәм фабрика буйлап экскурсия үткәрделәр. Ахырда кызлар белән мастер-класс үткәрделәр.