Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен кулинар мастер-класс үткәреләчәк

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15–19 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю. Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры уза. Турнирда дөньяның 11 иленнән аш-су осталары командалары катнаша: Әзербайҗан, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Россия, Сенегал, Тунис һәм Үзбәкстан.

17 майда 11:00 сәгатьтә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс узачак. Аны «Особые дети. Татарстан» оешмасы үткәрәчәк. Катнашучылар бергәләп милли татар ризыгы һәм десерт әзерләячәкләр. Халыкара жюри балаларга бүләкләр тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International