«Абилимпикс» төбәк чемпионаты мәйданчыкларының берсе – Евгений Никифорович Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжы, анда 15 майда ярышларның ачык республика этабы узды. Ачылу тантанасында катнашучылар, студентлар, экспертлар һәм волонтерлар катнашты. Колледж директоры Татьяна Куприянова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йортында яшәүче Лиана Вәлиева яхшы һөнәри күнекмәләрен күрсәтте һәм «Су технологияләре» компетенциясендә 2 урынны алды.