Яшь спортка комачауламый

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең тормышында спорт һәм гаилә зур роль уйный, аларга актив һәм сәламәт булып калырга ярдәм итә. Гаилә спорт чараларында катнашу күңелле вакыт үткәрү генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләрнең физик һәм психик халәтен саклап калу ысулы да.

Бүген интернат-йортта «Яшь спортка комачауламый» дип аталган спорт чарасы узды. Гаилә парлары, ә алар интернат-йортта алтау, дәрт белән җитезлек, тизлек һәм координациядә ярыштылар. Спорт программасы төрле һәм бай, ә биремнәр кызыклы иде. Осталыгы, төгәллеге белән мобиль катнашучылар гына түгел, ә инвалидлар да аерылып торды.

Спорт эстафеталарыннан тыш, гаилә парлары интеллектуаль уеннарда, спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International