Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара гаилә көне билгеләп үттеләр

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бик күп кызыклы чаралар һәм очрашулар уздырылды.

Әйтик, Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре интеллектуаль уен формасында бәйрәм чарасы оештырды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр паркка чыктылар, анда гаилә символы – ромашка белән фотога төшерделәр. Иң активлары тренажерларда шөгыльләнде.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләр «Гаилә хәзинәләре сандыгы» чарасында катнаштылар. Шулай ук алар өчен «Объективта гаилә» фотозонасы оештырылды. Аннары ата-аналар балалары белән бергә күңел ачу программасында һәм иҗади мастер-класста катнаштылар.

Кама Тамагы районы «Богородский рай» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары да чара уздырды. Анда социаль хезмәтләр алучылар арасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның күпбалалы гаиләләре чакырылган иде.

Бу искиткеч бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 ялгыз яшәүче парны котладылар.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гаиләнең җәмгыятьтәге әһәмияте турында белемнәрне киңәйтү чарасы уздырылды. Бүлек тәрбияләнүчеләре викторинада катнаштылар, гаилә кыйммәтләре һәм өстенлекләре турында актив фикер алыштылар. Алар өчен уеннар һәм тренинглар оештырылган иде.

Бәйрәм гаилә уены Балык Бистәсе районында узды. Аны «Доверие–Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Катнашу өчен өч гаилә чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International