Минзәләдә инвалид яшьләр юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

14 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Транспорт» дәресләре кысаларында көндезге тору төркеме өчен «Шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү» уен-практикумын үткәрделәр. Чараның максаты – юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру.

Белгечләр куркынычсызлык каешларын тагу турында сөйләделәр, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында элементар белемнәр бирделәр. Инвалид яшьләр табышмаклар чиште, юл ситуацияләрен уйнады, шуның ярдәмендә юл билгеләре турында белемнәрне, урамда ориентлашу осталыгын ныгытты.

Дәрескә Минзәлә районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова чакырылган иде. Ул барлык катнашучыларга яктылык кайтаручы беләзекләр, элмәкләр һәм тематик блокнотлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International