«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Җинаятьләрне профилактикалау үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чара оештырды.
Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә алынган грант акчаларына геронтоволонтерлыкны үстерү буенча «Өй ярдәмчесе» социаль проекты гамәлгә ашырыла.
Озак вакытлы карау системасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре өлкәннәр белән даими рәвештә укыту дәресләре үткәрә һәм техник тернәкләндерү чараларыннан файдаланырга өйрәтә.
25 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Спорт җәе» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
25 июльдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Юридик компас» чарасы үткәрелде. Максат – социаль хезмәтләр алучыларның коррупциягә каршы законнар өлкәсендә хокукый белемен һәм финанс белеме дәрәҗәсен арттыру.
Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Россиядә Гаилә елына багышланган «Күңел шатлыгы хакына» музыкаль-күңел ачу чарасы оештырылды. Катнашучыларның үзләре башкаруында җырлар яңгырады. Музыка балачак, назлы гаилә мизгелләре, ярдәмләшү һәм үзара аңлашу турында искә төшерде.
Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп кенә технологияләр гамәлгә ашырыла.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Форпост» яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен сәламәтләндерү дәресе оештырдыларр. Чара сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
24 июльдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы социаль координаторлары белән чираттагы очрашу булды.
27 июльдә билгеләп үтелә торган Донбасстагы сугыш корбаннарын искә алу көне алдыннан Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә берничә чара уздырылды.