Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Флорист көне» уены узды. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм флорист һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән чараны социаль педагог Марина Корнилова һәм хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова үткәрде.
Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар зоопаркта булдылар. Күчмә чара Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
Татарстанның Ютазы районында «Ата-аналарны ничек бәхетле итәргә» дигән күңелле чара узды. Аны «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде.
Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кабул итү бүлмәсенә әледән-әле битараф булмаган күршеләрдән ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, яшәү чарасы, пропискасы булмаган кешеләр, инвалидлар турында сигналлар килеп тора. 22 июльдә үзәккә берьюлы ике шундый хәбәр килде.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтач районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен чара узды.
24 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Чарада беренче яртыеллык йомгаклары буенча Министрлыкның 2024 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Чубарова социаль хезмәт алучылар арасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән төркемле дәрес үткәрде.
24 нче июльдә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән киңәшмә булып узды.
Июль дәвамында Арча районының авыл җирлекләрендә ишегалды уеннары оештырылды. Уеннар «Шәфкать үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе, «Форпост» яшьләр-патриотик үзәге хезмәткәрләре, «Арча» волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре берләшмәсендә узды.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. «Бакчада эшләү» темасына чарада көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар катнаштылар.