Зәйдә өлкән яшьтәгеләр геронтоволонтерлар белән йөрергә чыга

2024 елның 26 июле, җомга

Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә алынган грант акчаларына геронтоволонтерлыкны үстерү буенча «Өй ярдәмчесе» социаль проекты гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында «Пульс» отрядының 15 волонтеры «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы 90 ялгыз өлкән гражданны үз карамагына алды. Волонтерларның функцияләренә өлкән яшьтәге гражданнарга системалы рәвештә патронаж ясау керә. Зәйнең әһәмиятле урыннары буйлап йөрү аеруча ошый.

Өлкәннәргә алар турында кайгыртуның мондый формасы бик ошый. Аларны хәтерләүләре һәм хәлен белүләре аларга бик куанычлы. «Көмеш» волонтерлар да мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлегенә шатлана.

Проект «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә әзерләнгән һәм гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International